Төбәк җитәкчесе Сергей Капковның Русиядә шәһәр мәйданнарын төзекләндерү буенча иң яхшы белгечләрнең берсе булуын билгеләде.
– Без Уфа чын-чынлап парк-шәһәр, чагу башкалага әверелсен өчен Мәскәү һәм башка төбәкләрдә туплаган тәҗрибәгез белән уртаклашуыгызны, ярдәм итүгезне телибез, – диде Радий Хәбиров.
Сергей Капков Уфа җитәкчелеге белән шәһәр территориясен карап чыгуы, шулай ук, “Торатау” геопаркы урнашачак урында булуы турында сөйләде.
– Геопаркның куәте зур. Бу территориянең туристларны күпләп җәлеп итү мөмкинлеге бар, – диде Сергей Капков. – Без Исландия, Япониянең табигать парклары булдыру буенча тәҗрибәсен өйрәнә башладык. Иң мөһиме – ашыкмаска һәм тау янындагы территорияне оптималь файдалану турында уйларга кирәк.
Уфага килгәндә, белгеч биредә Русия һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен исәпкә алып, уңайлы шәһәр мохите, парклар, җәяүлеләр зонасы булдыру программасын гамәлгә ашыруны тәкъдим итте.
Киңәшмәдә катнашучылар республиканың җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча проектлар вариантларын да тикшерде.