+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Февраля 2019, 15:36

Сибай балалары шифаханәдә дәваланачак

Бүген 50 бала Ишембай пульмонология шифаханәсенә юлланды. Бу хакта муниципалитеттагы оператив киңәшмәдә Сибай хакимияты башлыгы Рөстәм Афзалов хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Балалар «ГАЗель»ләрдә һәм Башкортстан ЮХХДИ хезмәткәрләре озатуында шифаханәгә килеп урнашты.

Бу — Сибай карьерыннан 500 метр ераклыкта урншкан йортларда, «зона-500» дип йөртелгән урында яшәгән балаларның тәүге төркеме.

- Шәһәр халкыннан Башкортстан шифаханәләренә юллама алу буенча 300дән артык гариза килде, дип билгеләде Сибай башлыгы.