+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Февраля 2019, 19:33

\"Мин, кызганычка каршы, каршылыклы мәгълүмат алам...\"

Бүген атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм муниципалитет җитәкчеләре игътибарын территорияләрне кардан чистарту сыйфатына юнәлтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
- Барлык муниципалитет башлыкларына, аеруча Уфага мөрәҗәгать итәм. Безнең Уфада кардан чистарту белән бәйле ниндидер хәл. Мин, кызганычка каршы, каршылыклы мәгълүмат алам. Гомумән алганда, шәһәр бездә кар әсирлегендә булмавын күрәм. Әмма без сезнең белән килештек. Әйдәгез эшләгез, – диде Радий Хәбиров.

- Техника бар, эшне оештырыгыз. Кирәк икән, төннәр белән эшләгез, әмма карны чистартуга карата шикаятьләрнең саны кимесен, - дип билгеләде ул.

Республика җитәкчесе, шулай ук, җәйге чорда шәһәр урамнарын тузан һәм пычрактан чистарту өчен техника сатып алу кирәклеген ассызыклады.