"Башкортстан – мөмкинлекләр территориясе" яшьләр гражданлык форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров батырлык, кыюлык күрсәтүче, кеше гомерен саклап калучы балаларны тәбрикләү тантанасында катнашты.
Төбәк җитәкчесе яшь геройларга, башкалар авыр хәлдә калганда, битрафлык күрсәтмәүләре өчен рәхмәт белдерде.
– Зур рәхмәт сезгә! Сез — безнең республика киләчәге! Безгә, өлкән буынга, тормышта нинди гамәлләр кылырга сездән өйрәнергә кирәк, – диде Радий Хәбиров.
Яшь батырлары төбәк җитәкчесе кулыннан бүләкләр алды.
Мәгълүм булуынча, республикада герой-балаларны тәбрикләү “Нәни геройлар форумы” кысаларында икенче ел үткәрелә