+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 Май 2019, 16:45

"Безгә газ, электр, юллар бирегез!"

Ел башыннан республикада — 445,8 мең, шул исәптән, майда 181 мең чокыр ремонтланган.

Ел башыннан республикада — 445,8 мең, шул исәптән, майда 181 мең чокыр ремонтланган.
Агыйдел, Уфа, Нефтекама шәһәрләрендә аларны ремонтлау буенча еллык план үтәлгән дә инде. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
Чокырларны ямау буенча эш тулысынча 15 июньдә тәмамланырга тиеш. Билгеле булуынча, ихаталардагы чокыр-чакырлар турында гражданнар үзләре дә хәбәр итә ала. Моның өчен махсус “Юл эксперты” кушымтасы эшли башлады.
Тимур Мөхәммәтҗанов, шулай ук, ерак торак пунктларда һәм яңа бистәләрдә юлга ком-таш түшәү күрсәткечләре турында да бәян итте.
— Кайда гына булсам да, район башлыклары мине күбалалы гаиләләргә һәм башка льготникларга участоклар бүленгән урынга алып бара. Аларның күпчелеге кола яланда урнашкан. Ара-тирә йортлар күренә, шулардан чыгып, кешеләр миннән “безгә газ, электр, юллар бирегез”, дип сорый. Юллар мәсьәләсендә башта аларга ком-таш җәю дә җитә. Сахара чүллегендә яшәсәк, без моны эшли алмас идек, ләкин бит мондый төзелеш чималына төбәгебез бай, — диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров һәм муниципалитетларга җәһәтрәк эш итәргә кирәклеген белдерде.
Читайте нас в