-15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июнь 2019, 18:21

"Самолетта кычкырыш, елаш булды..."

"Мәскәү - Уфа" рейсы ашыгыч рәвештә Екатеринбург аэропортына төшкән.

Узган төндә һава торышы начар булу сәбәпле, "Мәскәү - Уфа" рейсы белән очучы самолет ашыгыч рәвештә Екатеринбург аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.
ГорОбзор.ру сайты язуынча, проблемалар Мәскәүдә башланган. Пассажирлар башта бер самолетка кереп утырган, бераздан аларны икенчесенә күчергәннәр.
Борт, 3 сәгатькә соңга калып, һавага күтәрелгән. Әмма һава шартлары начар, көчле яңгыр булу сәбәпле, Екатеринбургка төшәргә мәҗбүр булган.
"Самолетта кычкырыш, елаш булды. Без мәтәлеп төшәрбез дип нык курыктык. Котычкыч паника булды" - ди пассажирларның берсе. Аның әйтүенчә, күпләр, очудан баш тартып, Уфага поездда кайту юлын сайлаган.
Читайте нас в