Былтыр көз республика буенча Күпфункцияле үзәкләр бүлекчәләрен тикшерә башлаганнар иде.
Аның барышында бик күп проблемалар, атап әйткәндә, кайбер бүлекчәләрдә хезмәт күрсәтүне көтү вакыты 50 минутка җиткәнлеге, шулай ук, эш хакы түбән булу сәбәпле, кадрларның еш алмашынуы ачыкланды.
— Хөкүмәт белән берлектәге эш нәтиҗәсендә куелган бурычларны үтәргә мөмкин булды. 1 февральдән хезмәт өчен яңача түләү системасы кертелде. Бу яхшы нәтиҗәләргә китерде: әйтик, былтыр ел ахырына кадрлар агымы 34 процент тәшкил итсә, бүген — 12 процент. Эшкә яңа килүче кешеләр саны да кимеде. Муниципалитетлар белән үзара хезмәттәшлек итү эше җайга салынды. Бүген барлык 63 муниципалитет да Күпфунцияле үзәкләр белән эшләүгә күчте. Офисларда хезмәтләндерүне көтү вакыты биш тапкыр кимеп, әле уртача биш минут тәшкил итә, — диде республиканың Күпфункцияле үзәкләр директоры вазыйфасын башкаручы Гөлшат Арсланова.
Радий Хәбиров быел әлеге үзәкләрдә җиһазландыру эшләрен төгәлләү бурычын куйды һәм алар эшчәнлегенә зарланып килгән шикаятьләрнең бермә-бер кимүен сызык өстенә алды.