Бүген Кытай Халык Республикасының Чанша шәһәрендә VI Русия-Кытай Яшьләр форумы ачылды.
"Идел-Янцзы форматында үтүче чараны Кытайның Дәүләт советы әгъзасы Ван Юна һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев ачтылар.
Русия делегациясе составына Идел буе федераль округы вузларыннан 130 кеше керде. Башкортстаннан бу чарада уку алдынгылары, артистлар, спортчылар булган 10 кеше катнаша.
"2014 елдан башлап һәр елны ике ил арасында шундый чара үтә. Бу төрле башлангычлар белән алмашу, танышуны үз эченә ала, ике илнең дуслыгын ныгыта. Бүгенге танышулар озак елларга сезне дуслык җебе белән бәйләвенә ышаныч белдерәм", диелгән иде Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның чарада катнашучыларны сәламләү хатында.
Ун көн дәвамында безнең студентлар Кытай университетлары белән танышачак һәм төрле чараларда катнашачак.