Узган атна зур спорт чарасыннан тыш, стратегик әһәмияткә ия эшлекле очрашулар белән дә билгеләнде
Уфада үткән 53нче Җәйге халыкара балалар уеннары узган атнаның мөһим вакыйгасы булып кына түгел, гомумән, республика тарихында иң чагу сәхифәләрнең берсе булып та уелып калыр, мөгаен. Бу хакта күп язылды, сөйләнелде, күрсәтелде һәм киләчәктә дә Халыкара балалар уеннары үткән ул көннәргә янәдән-янә әйләнеп кайтылыр әле. Бу уңайдан шуны әйтү дә җитә: Уфа Кышкы һәм Җәйге халыкара балалар уеннарын үзендә кабул иткән тәүге шәһәр булды һәм мәртәбәле комиссия аның дөньякүләм спорт чарасын гаять зур әзерлек һәм оешканлык белән үткәрүен билгеләде. Димәк, Башкортстан бу көннәрдә халыкара киңлектә дә һәркемнең телендә һәм игътибар үзәгендә дияргә кирәк.
Хәер, Халыкара балалар уеннарыннан тыш та узган атнада республикада иҗти магый тормыш, кайсы өл кәне алсаң да, чын мәгънәсендә кайнап торды. Әйтик, 11 июльдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Русия дәүләт цирк компаниясе” нең генеральный директоры Владимир Шемякин белән очрашты. Анда гаять мөһим мәсьәлә — Уфа дәүләт циркы бинасын реконструкцияләү һәм төбәктә цирк сәнгатен үстерү мәсьә ләләре тикшерелде.
— Дәүләт циркының ки ләчәк язмышы безне тирән борчуга сала һәм бу мәсьәлә дә сезнең ярдәмегезгә зур өметләр баглыйбыз. Уфа кебек миллионлы шә һәрдә мондый мөһим объектны мотлак яңадан эшкә кушу зарур, — диде, атап әйткәндә, очрашуда Радий Хәбиров.
Моңа бәйле Владимир Шемякин белдерүенчә, “Русия дәүләт цирк компаниясе” тарафыннан Уфа цирк бинасын реконструк цияләү нең алгоритмы эшләнгән, бу мәсьәлә Русиянең мәдә ният министры Владимир Мединский белән тик шерелгән һәм проект аның хуп лавын тапкан. Атап әйт кән дә, әлеге алгоритмга ярашлы, бинаны рекон струк цияләү буенча проект документларын әзерләү, территорияне төзекләндерү белән бәйле чыгымнарны республика үз өстенә алачак. Реконструкцияләү эше исә “Русия дәүләт цирк компаниясе” акчалары исәбенә башкарылачак. Бу максатта якынча 1 миллиард сум юнәлтеләчәк. Проектка ярашлы, шулай ук цирк янәшәсендә парк зонасы да калкып чыгарга тиеш.
Алкоголь базарын көйләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Алешин белән очрашуда да көнүзәк темаларның берсе — төбәктә алкоголь базарындагы хәл һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш мәсьәләләре тикшерелде.
Ведомство җитәкчесе билгеләвенчә, 2019 елдан башлап Башкортстанда алкоголь продукциясе базарында контрольнең бермәбер көчәйтелүе күзәтелә. Агымдагы елның тәүге кварталында гына да республикада законсыз әйләнештән 250 мең литр контрафакт алкоголь продукциясе алынган. Былтыр исә ел буена шулкадәр суррогат законсыз әйләнештән чыгарылган булган. Янә килеп, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлы гының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан беренче яртыеллыкта ялган аракы җитеш терүче биш цехның эше туктатылган, 51 мең литр суррогат тартып алынган. Әлеге күрсәткечләр буенча Башкортстан быел Идел буе федераль округында әйдәүчеләр исемлегенә кергән.
Бер үк вакытта очрашуда ялган продукция җитеш терүчеләргә каршы көрәш алымнарын тагын да катыландыру мәсьәләләре белән бергә, “Башспирт” компаниясен арытаба үсте рү, ул җитештергән продукциянең сыйфатын тагын да яхшырту мәсьәләләре дә үзәккә чыгарылды. Димәк, килә чәктә республиканың сәүдә киштәләрендә фәкать сыйфатлы алкоголь генә урын алыр дигән ышаныч та бер мә-бер арта.
Республикага инвести цияләр агымын тагын да арттыру юнәлешендә дә узган атна мөһим очрашу белән билгеләнде. Аерым алганда, республика җи тәк чесе Радий Хәбиров Уфага төбәкнең экспорт һәм инвестиция мөмкинлекләрен өйрәнү өчен кил гән Русия нең бер төр кем чит илләрдәге сәүдә вәкилләре белән очрашты. Атап әйткәндә, ул Бөек Британиянең Берләшкән Корольлегендә һәм Төньяк Ирландиядә әлеге вазыйфаны башкаручы Борис Абрамовны, Пакистаннан Юрий Козловны, Кыргызстаннан Валерий Латыйповны, Абхазиядән Владимир Некрасовны, Никарагуадан Петр Панкратовны, Австриядән Александр Потемкинны Башкортстан белән таныштырды һәм хәл итүне көткән уртак бурыч лар хакында җиткерде.
Радий Хәбиров белде рүенчә, Евразия йөрәгендә урнашкан Башкортстанның Европа һәм Көнчыгыш дәүләтләре белән хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре зур. Һәм Башкортстанда тышкы сәүдә әйләнеше күләменең кимүенә чик кую, киресенчә, аны үсеш баскычына чыгару өстенлекле бурыч итеп билгеләнә. Төрле дәүләтләрдә бер-бер артлы Башкортстанның вәкиллекләрен ачу, чит илләргә бизнес-миссияләр, республикада халыкара дәрәҗәдә төрле форумнар оештыру, инвесторларны чакыру һәм үзебезне таныту — болар да барысы да шушы максатка юнәлтелгән. Әйткәндәй, Радий Хәбиров югары кунакларны июльдә Уфада үтәчәк “Экспортлау вакыты” II Халыкара форум эшендә катнашырга чакырды. Үз чиратында сәүдә вәкилләре Башкортстанның бик күп юнәлешләрдә көндәш лек итү өстенлекләре булуын сызык өстенә алып, төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлеккә бәйле башлангычларына булышлык итәргә вәгъдәләде.
12 июльдә Республика йортында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров ның һәм Вьетнамның Коммунистрлар партиясе Үзәк комитеты әгъзасы, тышкы бәйләнешләр буенча бүлек мөдире (министр) Хоанг Бинь Куан җитәкчеле гендәге делегация белән очрашуы барышында да тышкы сәүдә әйләнешен һәм төбәккә инвестицияләр агымын үс терү мәсьәләләре үзәктә булды. Радий Хәби ров билгеләвенчә, бүген Вьетнам белән Башкортстан арасында еллык сәүдә әйләнеше күләме 4 миллион доллар тәшкил итә һәм аны тагын да үстерү өчен мөмкинлекләр бар. Аерым алганда, республика җитәкчесе Вьетнам делега циясенә бездәге машина төзелеше һәм агросәнәгать комплексына, туризм өлкә сенә игътибар юнәлтергә тәкъдим итте.
Әйтергә кирәк, моңа ка дәр Вьетнамның җәмәгать хәвефсезлеге министры То Лам җитәкчелегендәге де ле гациягә Күмертау авиация производство предприятиесе җитештергән “Ка” вертолетлары тәкъдим ителгән иде инде. Вьетнам ның “ТН Groop” компаниясе исә Башкортстанда өч зур терлекчелек комплексы төзергә ниятли. Бу юлы да Вьетнам делегациясе инвестиция эшчәнлегендә соңгы чорда Башкортстанда зур уңай үзгәрешләр булуын сызык өстенә алып, мотлак тәкъ дим ителгән юнәлешләрнең барысы буенча да үз проектларын әзерләячәген һәм аларны тормышка ашыру башлангычы белән чыгачакларын белдерде.
Югарыда без республика җитәкчесе Радий Хәби ровның узган атнада үткәр гән федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге очрашуларына гына тукталдык. Алардан чыгып фикер йөрткәндә генә дә Башкортстандагы тормышның бүген ни дәрә җәдә кайнап торуын ачык күзалларга мөмкин. Ә бу, беренче чиратта, республикада гамәлдәге җитәкчелекнең нәтиҗәлелеге һәм, чын мәгънәсендә, ахыр гы максатка эшләве турында сөйли.