+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июль 2019, 08:39

Кулларына тәүдә - пычак, аннары балта алалар...

Бик күп тән яралары алып та алар исән кала...

Төмән өлкәсендә яшәүче 1963 һәм 1975 елгы ирләр балыкка китә.
Бер авыл аша узып барганда ирләр, кибеткә кереп, аракы алырга була, әмма шулвакыт үзара сүзгә килә. Нәтиҗәдә, ирләрнең берсе пычак белән икенчесен берничә тапкыр чәнчә. Канга баткан ир, тегесенең кулыннан пычакны тартып алып, иптәшен шулай ук чәнчә.
Шулвакыт аларның берсе кулына балта ала. Әлеге конфликт вакытанда балта да берничә тапкыр кулдан-кулга күчә.
Янәшәдән узып баручы участковый, бу хәлне күреп, ирләргә беренче медицина ярдәме күрсәтә һәм полиция чакырта.
Ирләрнең икесе дә 10 елга иректән мәхрүм ителде. Суд вакытында алар бер-берсенә ачу сакламавын белдергән...
Аракы аркасында килеп чыккан җәнҗалларның күбесе шулайрак тәмамлана, шуны онытмасак иде.
Читайте нас