Республика җитәкчесе Нефтекама шәһәрендә күпкатлы йортларның подъездларын төзекләндерү эшеннән канәгатьсезлек белдерде.
Радий Хәбиров Социалистик урамындагы 61нче йорт подъездын кереп карады.
Бу йортта яшәүчеләр «Инцидент» системасы аша "Бездә ремонт сыйфатсыз башкарылды", - дип белдергән. Подрядчы, «Уралнефтьспецмонтаж» җәмгыяте, подъездлар ремонтлау буенча эшләр 95 процентка тәмамланды, дигән.
Ә чынында подъездларда диварлар тигезләнмәгән штукатурка белән капланган, яхшылап буялмаган, барлык урыннарда тимерчыбыклар, кабельләр чыгып тора.
Төзекләндерү эшләренә 320 мең сум акча бүленгән. Радий Хәбиров подрядчы оешманың эшне начар оештыруына канәгатьсезлек белдерде.
- Мондый ремонт - юньсезек, миңа сезнең эшкә мөнәсәбәтегез ошамый, - диде ул һәм җитешсезлекләрне бетерергә кушты.
Ул, шулай ук, ихаталарны төзекләндерүне дә тискәре бәяләде һәм җитешсезлекләрне төзәтергә боерык бирде.