+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июль 2019, 06:16

“Сыйфатсыз автобус — үлем белән шаяру ул”

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров ял көннәрендә булган юл фаҗигаләренә бәйле җитди белдерүләр ясады

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров ял көннәрендә булган юл фаҗигаләренә бәйле җитди белдерүләр ясады


Узган ялларда республикада ике җитди авария теркәлде: аларда Стәрлетамак районында — 4, Архангель районында 6 кеше һәлак булды. Кичә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, соңгы һәлакәт турында сөйләгәндә, водительнең 18 тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылуын ассызыклады. Нигездә, тизлекне арттырган өчен.


— Кайда чыкканлыгы да билгесез чит ил автобусында пассажирлар ташу — үлем белән шаяру ул. Авария вакытында бөтен утыргыч­лары да чыгып очкан. Пассажирлар да ваемсыз: һәлак булучылар, кызганычка каршы, каешларын эләктермәгән булган. Ә водительнең 18 тапкыр административ җавап­лылыкка тарттырылуын белгәннән соң чәчләр үрә тора. Менә шундый бәндәләр пассажирлар ташый, — диде Радий Хәбиров.

Моңа бәйле төбәк җитәкчесе, өч тапкыр административ җавап­лылыкка тарттырылган водитель­ләрне автобус белән идарә итүдән читләштерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин имгәнүчеләргә күрсәтелгән медицина ярдәме турында сөйләде.

Былтыр көз республика буенча Күпфункцияле үзәкләр бүлекчә­ләрен тикшерә башлаганнар иде. Аның барышында бик күп проблемалар, атап әйткәндә, кайбер бүлекчәләрдә хезмәт күрсәтүне көтү вакыты 50 минутка җиткәнлеге, шулай ук, эш хакы түбән булу сәбәпле, кадрларның еш алмашынуы ачыкланды.

— Хөкүмәт белән берлектәге эш нәтиҗәсендә куелган бурычларны үтәргә мөмкин булды. 1 февральдән хезмәт өчен яңача түләү системасы кертелде. Бу яхшы нәтиҗәләргә китерде: әйтик, былтыр ел ахырына кадрлар агымы 34 процент тәшкил итсә, бүген — 12 процент. Эшкә яңа килүче кешеләр саны да кимеде. Муниципалитетлар белән үзара хезмәттәшлек җайга салынды. Бүген барлык 63 муниципалитет да Күпфунцияле үзәкләр белән эшләүгә күчте. Офисларда хезмәтләндерүне көтү вакыты биш тапкыр кимеп, әле уртача биш минут тәшкил итә,— диде рес­публиканың Күпфункцияле үзәкләр директоры вазыйфасын башкаручы Гөлшат Арсланова.

Радий Хәбиров быел әлеге үзәкләрдә җиһазландыру эшләрен төгәлләү бурычын куйды һәм алар эшчәнлегенә бәйле шикаятьләрнең бермә-бер кимүен сызык өстенә алды.

Киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин ашыгыч медицина ярдәме бригадалары эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Бу өлкәдә проблемалар җитәрлек әле. Алар арасында автомобильләрнең тузганлыгы, кадрлар җитешмәве аерым урын алып тора.

— Бүгенге көнгә респубика буенча ашыгыч ярдәм хезмәтенең 58 ярдәмче станциясе бар. Бригадалар белән тәэмин ителеш яхшы якка үзгәрде. Шулай да кадрлар дефициты күзәтелә: бу табиблар буенча — 54, уртача персонал буенча 78 процент. Колледжларда медицина персоналын әзерләүне 40 процентка арттырырга тәкъдим итәм. Әле бригадаларга йөкләнеш тәүлегенә 11 чакыру тәшкил итә, аларны дәртләндерү чараларын күрүне үтенәм. Быел 30 автомобильне алмаштыру планлаш-

т­ырыла. Әлеге вакытта санитар автотранспорт күпкә яңартылса да, мохтаҗлык һаман бар, — диде ул.

Радий Хәбиров ашыгыч ярдәм хезмәтенә акча бүлү мәсьәләсен киңәшмәдә үк күтәрде.

— 30 автомобиль буенча карар кабул итәбез. Финанс бүлек белән түләү мәсьәләсен хәл итегез. Йөкләнешне, урнашкан урынын исәпкә алып, матди ярдәм күр­сәтегез. Кадрлар буенча үзегез тырышыгыз. Монда сезгә баш­лыклар ярдәм итмәячәк, — диде төбәк җитәкчесе.

Язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча республикада 4191 егет армия хезмәтеннән азат ителгән, шуларның 254е хезмәткә яраксыз, дип табылган.

Гомумән алганда, комиссияләргә 20 меңнән артык кеше чакырылган. Егетләрнең бер өлеше ДОСААФта укытылган, сигез хәрби белгечлек буенча әзерлек оештырылган. Әйтик, 952 егет С категорияле водитель таныклыгы алган.

Республиканың хәрби комиссары Игорь Харченко чакыру комиссиясе әгъзалары очрашкан проблемаларга да тукталды. Атап әйткәндә, бу водительләрне әзерләү сыйфаты: хәрби комиссар белдерүенчә, курсантларның 10 проценты гына машина йөртү буенча имтиханны беренче тапкырдан тапшырган. Шулай ук, менингиттан һәм пневмококк инфекциясеннән вакциналар җитешмәү дә күзәтелә.

Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгы алдына көзге чакырылышка бу мәсьәләне хәл итү бурычын куйды.

Шулай ук, республикада хөкем ителү срогы төгәлләнгән 2500 кеше армиягә чакыру көтә. “Ләкин Генеральный штабтан бу призывникларга наряд килмәде”, — диде хәрби комиссар.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас