+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июль 2019, 08:38

Төрмәдә килеш 500 мең сум акча урлаган...

Аның янә 6 ел гомере төрмәдә узачак...

Республиканың Югары суды 29 яшьлек ирне акча урлауда гаепле дип таныды. Шунысы гаҗәп: төрмәдә утырган ир 500 мең акчаны ничек урлый алган?
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, читлектәге ир, кесә телефоны аша төрле почта бүлекчәләренә шалтыратып, үзен "Форсаж" түләүләр системасы хезмәткәре итеп таныткан һәм әлеге системаның ничек эшләвен тикшерүен белдергән.
Моның өчен танышларының картасына берникадәр акча күчерергә кирәклеген әйткән. Билгеле булуынча, ир Чувашстан, Краснодар краенда яшәүчеләрдән акча алган. Суд ирне янә 6 елга колониягә япкан.
Читайте нас