+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Июля 2019, 06:13

Уфада кинология үзәге ачылды

Уфада Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының кинология хезмәте үзәге комплексы ачылды. Ул башкаланың Октябрь районындагы урман зонасында 7 гектар мәйданда урнашкан. Аны проектлаганда хезмәткәрләрнең эш шартлары, шулай ук хезмәт-эзләү этләрен асрау, өйрәтү, дәвалау һәм үрчетү мөмкинлекләре буенча таләпләр исәпкә алынган.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кинологларга һәм полиция хезмәткәрләренә шәһәр һәм авылларда тормышыбызны имин һәм уңайлы итүдә катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренә караганда, республика дәүләт власте органнары һәм Эчке эшләр министрлыгының шәхси составын эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли, полициянең матди-техник базасын яхшырту буенча уртак эш алып барыла.

— Быел без Бәләбәй районы эчке эшләр бүлегенең яңа, заманча бинасын сафка бастырдык. Республика алга таба да эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә ярдәм итәчәк. Үзәк ачылгач, сезнең белән бергә җәмәгать тәртибен саклаучы һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшүче дүрт аяклы дусларга хезмәт итү һәм яшәү өчен яхшы шартлар тудырылды, — диде Радий Хәбиров, кинология үзәге хезмәткәрләрен яңа бинага күчүләре белән котлап.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас