+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 июль 2019, 18:59

Экспортлау вакыты җитте!

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия регионнарының экспорт потенциалын арттыруга багышланган «Экспортлау вакыты» II Халыкара экспорт форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

Форум эшендә Русия финанс министры урынбасары Андрей Круглов һәм Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Осьмаков катнаштылар. Утырышның модераторы — «Русия экспорт үзәге» җәмгыятенең генеральный директоры Андрей Слепнев.
«Русия экспорт үзәге» җәмгыяте ярдәме белән уза торган Форум 500дән артык катнашучы җыйган. Алар арасында 13 чит ил дәүләте, федераль хакимият органнары, Русия төбәкләре, шулай ук бизнес даирәләре вәкилләре бар.
Фикер алышуларның төп темалары агросәнәгать комплексы һәм хәләл индустрия продукциясе экспортын үстерү перспективалары, чит илләрдә экспортчылар һәм экспорт юнәлешле оешмалар мәнфәгатьләрен яклау инструментлары, акселерация һәм онлайн-сәүдә мәсьәләләре, хезмәт күрсәтү экспортының үзенчәлекләре булды.
Нәтиҗәдә, экспорт белән тәэмин итү күләмен арттыруга ярдәм итәчәк гамәли карарлар эшләү планлаштырыла.
Читайте нас