+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 июль 2019, 19:14

Күл ярларын танымый да торырбыз әле

"Заманча шәһәр мохите булдыру" программасына ярашлы, Нефтекамадагы Светлое күле ярларын төзекләндерүгә 47 миллион сум акча юнәлтү каралган.

"Заманча шәһәр мохите булдыру" программасына ярашлы, Нефтекамадагы Светлое күле ярларын төзекләндерүгә 47 миллион сум акча юнәлтү каралган.
Тиздән биредә юл-сукмаклар салыначак, декоратив һәм ландшафтлы яктыртуны исәпкә алып, төрле яктырткычлар куелачак, машина парковкалау урыннары булдырылачак.
Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка биредә ашыгыч чакырту төймәсе булган "интеллектуаль тукталыш" төзү нияте турында бәян итте.
Анда автобусларның йөрү вакытын чагылдыручы сенсорлы табло, телефоннар һәм гаджетларны "такландыру" өчен usb-каналлары булган алты эскәмия куелачак.
Моннан тыш, агачтан амфитеатр төзеләчәк, аның сәхнәсе су өстенә чыгачак. Тагын ике волейбол, балалар мәйданчыгы да булачак.
Читайте нас