Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Идел буе федераль округы буенча Русиянең Эчке эшләр министрлыгы транспорт идарәсе начальнигы, генерал-майор Александ Бережной белән очрашты.
Анда республикада үткән мөһим чаралар вакытында инфраструктура объектларының хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде.
— Башкортстан башка өлкәләрдән халыкара чараларны бик еш оештыруы белән аерыла. Шуңа да пассажирларның хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләсе актуаль, — диде Александр Бережной.