+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июль 2019, 13:54

Радий Хәбиров Краснокама районында "Никола храмы" комплексында булды

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Краснокама районының "Никола храм"ы комлексында булды.
Протоиерей Алексей Тихонов Радий Фәрит улына биредә экскурсия үткәрде һәм чиркәүнең тарихын сөйләде.
Краснокама районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин Радий Хәбировны Кама елгасы ярларын төзекләндерү проекты белән таныштырды. Әйткәндәй, әлеге чиркәү дә шушы елга яранда урнашкан.
Николо-Березовкада барлыгы 26 мәдәни мирас объекты бар.
Читайте нас