Яңавыл районындагы "Южный" бистәсе 2015 елда төзелә башлаган иде. Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров районга эш сәфәре барышында анда яшәүчеләр белән аралашты.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов бирегә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең күчүен белдерде. Бүген анда 4 торак йорт бар, киләчәктә тагын ике йорт төзеләчәк. Радий Фәрит улы тирә-якны матурлауга игътибар итәргә кирәклеген әйтте.
Радий Хәбиров шәһәрнең үзәк мәйданында да булды. Әлеге вакытта биредә реконструкция эшләре бара. 2020 елда төгәлләнәчәк бу башлангычка 24 миллион сум акча таләп ителә. Радий Фәрит улы шәһәр хакимияте башлыгына әлеге эшне быел ук тәмамларга кирәклеген әйтте.