+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июль 2019, 19:18

Яңавылга инвесторлар кирәк

Бүген республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Яңавыл районына эш сәфәре барышында "Яңавыл" теплица комбинатында булды. Аның директоры Илдар Маликов биредә 54 кеше эшләвен әйтте. Уртача хезмәт хакы - 21 мең сум.
- Без 20 гектар мәйданны биләүче теплица блогы төзергә ниятлибез. Эшләрнең беренче этабын 2020 елга төгәлләү күз уңында тотыла. Моңа 170 миллион сумлык инвестицияләр җәлеп ителәчәк, ә барлыгы бу башлангычка 2,89 миллиард сум акча кирәк булачак. Бу яңа эш урыннары булдыру, эшнең җитештерүчәнлеген арттыру,авылда социаль мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк, - диде комбинат җитәкчесе.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен инвесторлар кирәк. Радий Хәбиров Илдар Маликовны "Инвестиция сәгате"нә чакырды.
Читайте нас