Иркутск өлкәсендә йөкле хатынның һәлак булуында "Ашыгыч ярдәм" машинасы водителе гаепләнә.
Хокук сакчылары билгеләвенчә, 54 яшьлек водитель руль артына исерек килеш утырган. Нәтиҗәдә, бәби тудырырга дәваханәгә баручы 40 яшьлек хатын һәлак булган.
"Ашыгыч ярдәм" машинасы әйләнгәнлектән, булачак әни, бик күп җәрәхәтләр алып, шунда ук җан бирә. Кабинадагы фельдшерның сәламәтлегенә дә зыян килә. Ул әле дәваханәдә.