+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 июль 2019, 09:59

Башкортстанда Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә эшләр кабул ителә

Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияне тапшыру буенча комиссия документлар кабул итә башлады. Положениегә ярашлы, премия 2018 елның сентябреннән 2019 елның августына кадәр чыккан иң яхшы әсәрләр өчкен журналистларга, шулай ук журналистлар коллективына тапшырыла.

Дәгъвачыларның эше репортаж, очерк, документаль повесть, публицистик мәкалә; теле- һәм радиотапшыру; фотоэшләр сериясе формасында булырга тиеш. Аларның республика, Русия яки чит ил басмалары яисә электрон киң мәгълүмат чараларында; аерым китап булып чыгуы шарт. Конкурс әсәрләре темаларына замандашларның образлары, халыклар дуслыгы һәм милли мәдәниятләрнең байлыгы, гражданлык тынычлыгы һәм җәмгыятьтәге татулык, республиканың социаль-икътисади үсеше керә.
Материаллар 2019 елның 1 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, Башкортстан Журналистлар берлеге, 912нче офис (Матбугат йортының 9нчы катында). Телефон (факс) (347) 276-42-66.
Ижади бәйгенең положениесен сылтанма буенча үтеп карагыз.
http://www.bashinform.ru/news/1332755-v-bashkortostane-idet-priem-dokumentov-na-soiskanie-premii-imeni-shagita-khudayberdina/
Читайте нас