Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов белән Төркиянең төзелеш буенча координатор Ясин Юджел җитәкчелегендәге “Turkish Industry holding” компаниясе делегациясе белән очрашу үтте. Анда Тышкы икътисади бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов катнашты.
Төркия компаниясенең Башкортстан территориясендә төзелеш һәм эшкәртүче предприятиеләрне файдалану турында тәкъдиме каралды. Илшат Таҗетдинов Башкортстанда төрек бизнесы белән уңышлы эш үрнәге булуын мисалга китерде. Башлыча, “Русджам” пыяла савытлар җитештерү һәм “Эфес” сыраханәсе төзү буенча.– Бүген Башкортстан инвесторларга биш алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе һәм ташламалы шартларда җитештерү урнаштырырга мөмкин булган бер аерым икътисади зона тәкъдим итә, – диде Илшат Таҗетдинов. – моннан тыш, җитди инвестпроектлар Радий Хәбиров катнашлыгындагы “Инвестиция сәгатьләре”ндә тикшерелә.
Төркия компаниясе вәкилләре тәкъдимнәренең урындагы чимал белән җитештерүнең тулы циклын күзаллавы хакында сөйләде. Холдинг активында - сәнәгать, төзелеш, сәүдә, энергетика һәм туризм өлкәсендә эшләүче 8 предприятие. Әлеге вакытта Эфиопиядә 5 завод кергән җитештерү комплексын төзү бара, инвестицияләр суммасы – 750 миллион евро тирәсе.
Башкортстанның һәм Төркиянең икътисадта һәм гуманитар өлкәдә конструктив хезмәттәшлекнең яңа тармагын булдыру билгеләнде. Быел Стамбулда республика вәкиллеген ачу планлаштырыла.