+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 июль 2019, 17:47

Радий Хәбиров Дәүләкәндәге җитешсезлекләрне төзәтергә кушты

«Башкорт ихаталары» республика программасы кысаларында Дәүләкәндә быел 24 күпфатирлы йортны биләгән сигез ихатаны тәртипкә китерү планлаштырылган.

«Башкорт ихаталары» республика программасы кысаларында Дәүләкәндә быел 24 күпфатирлы йортны биләгән сигез ихатаны тәртипкә китерү планлаштырылган.
Финанслауның гомум күләме 22 миллион сумнан артык. Кайбер ихаталарны комплекслы карап чыгу эшнең тиешенчә башкарылмаганын раслады. Барысы да территориягә асфальт салуга гына кайтып калган.
Ихаталарны төзекләндерү буенча эштән республика канәгатьсез калды, моны комплекслы ремонт дип атау авыр, дип билгеләде Дәүләкән районына сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров.
- Сезгә, иң беренче чиратта, кешеләр белән киңәшләшергә, аларның фикерен белергә кирәк иде. Мин бер балалар мәйданчыгы да күрмәдем. Башкарылган эшләр мине канәгатьләндерми. Бу атнада мин сезгә хөкүмәт вице-премьеры урынбасары вазыйфасын башкаручы, торак-коммуналь хуҗалык министрын җибәрәм, ул хәлне тикшерсен һәм сезнең белән киңәшләшеп, хакимият башлыгы белән бергә җитешсезлекләрне төзәтсен, - диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе ихаталарны төзекләндерү барышында хәвефсез түшәмәле балалар мәйданчыклары урнаштырылырга, парковкалар тәртипкә китерелергә, эскәмияләр һәм урналар куелырга, яктылык һәм яшелләндерү булдырылырга тиешлеген билгеләде.
Кешеләр Радий Хәбировка үзләренең проблемаларын җиткерде. Республика җитәкчесе һәркемне тыңлап, проблеманы хәл итү буенча тиешле күрсәтмәләр бирде.
Читайте нас