+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 июль 2019, 03:50

БәләбәЙдә – сыр, Дәүләкәндә – сквер

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров эш сәфәре белән Бәләбәй шәһәрендә һәм Дәүләкән районында булды.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров эш сәфәре белән Бәләбәй шәһәрендә һәм Дәүләкән районында булды.
Бәләбәй сөт комбинатында йомшак сырлар җитештерү предприятиесенә беренче таш салынды. Биредә ел саен 9 мең тонна продукция җитештерергә исәп тоталар. Инвестор – “Savencia Fromage&Dairy” француз компаниясе әлеге проектка 2 миллиард сум инвестицияләр салуны планлаштыра.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Франциянең Русиядәге Илчесе Сильви Берманн Бәләбәй сөт комбинатының җитештерү эшчәнлеге белән танышты.

Предприятиенең генеральный директоры Евгений Линкевич әйтүенчә, бүген биредә 750 кеше эшли, заводта 23 төр сыр җитештерелә. Ел саен комбинат республика бюджетына 500 миллион сумга кадәр салым түли.

Скверда фронтовик, Советлар Союзы Герое, биредәге 2нче мәктәпнең элекке укытучысы һәм директоры Владимир Ферапонтовның бюсты урнаштырылачак. Радий Хәбиров проектны уңай бәяләде.

“Башкорт ихаталары” республика программасы кысаларында Дәүләкәндә быел 24 күпфатирлы йортны биләгән сигез ихатаны тәртипкә китерү планлаштырылган. Кайбер ихаталарны карап чыгу эшнең тиешенчә башкарылмаганлыгын раслады. Ул территориягә асфальт салуга гына кайтып калган.

– Ихаталарны төзекләндерү эше канәгатьләнерлек түгел, моны комплекслы ремонт дип атау авыр, дип билгеләде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров Дәүләкән аяк киеме фабрикасы эшчәнлеге белән танышты һәм республиканың фабрикага ярдәм итәчәген белдерде.

Эш сәфәрендә Радий Хәбиров Дәүләкән нефть машина төзү заводы эшчәнлеге белән танышты.

“Нефтемаш” җәмгыятенең генеральный директоры Константин Андреев предприятиенең проектлау, җитештерү, монтажлау, ремонтлау, Русия һәм БДБ илләре компанияләренең нефть-газ җиһазларын хезмәтләндерү белән шөгыльләнүе хакында сөйләде. Күптән түгел биредә яңа механика-җыю цехы файдалануга тапшырылган. Төзелешкә 130 миллион сум инвестицияләр җәлеп ителгән, бу – предприятиенең үз акчасы. Монда 60 яңа эш урыны булачак.

Республика җитәкчесе Дәүләкән районындагы күпбалалы Шабалиннар гаиләсендә кунакта булды. Алар ун бала тәрбияли. 10нчы бала – Устинья исемле кыз быел февральдә Уфада туган. Әнисе Светлана бала туар алдыннан Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең бала тудыру йортына мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин медиклар аңа пациентларны маршрутлаштыру регламенты буенча Дәүләкән районындагы бала тудыру йортына барырга тәкъдим иткән.

Светлана социаль челтәрдәге Радий Хәбиров постында үз хәле хакында хәбәр итә. Республика җитәкчесе моңа шунда ук игътибар һәм тиешле күрсәтмәләр бирде. Икенче көнне үк Светлананы республика дәваханәсенә салдылар, ул анда кызын имин дөньяга китерде. Бу хакта Радий Хәбиров үзенең постында сөйләде.

Очрашу барышында Республика җитәкчесе гаиләнең әлеге хәле белән танышты.
Читайте нас