Синоптиклар республиканы чорнап алган сөрем сәбәбен аңлатты.
Бүген иртәдән үк республиканы әлегә кадәр таныш булмаган сөрем каплап алды. Кемнәрдер аны иртәнге томан диде, тик бу "томан" көндез дә таралмады.
— Бүген метеостанцияләр теркәгән томан, төтен, төтенле сөрем кебек атмосфера күренешләре төбәктә урнлашкан югары басым нәтиҗәсендә килеп чыккан. Секундына 5 метр тизлектә искән җил һәм җирдән күтәрелгән җылы һава агымнары атмосфераның аскы өлешендә төтен-сөремнең таралуына китерә, — дип белдерде бу уңайдан "Башгидрометүзәк" синоптиклары.
"Башгидрометүзәк"нең Тирә-як мохитне тикшерү үзәге узган тәүлектә алган атмосфера һавасы пробаларында яну продуктларының (азот оксиды һәм диоксиды) артуы күзәтелмәгән.