+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 июль 2019, 07:14

Шөпшәләр һөҗүменнән очраклы рәвештә генә исән кала

"Берничә миут эчендә ул бик нык шешенде", ди хатыны.

Уфада яшәүче Павел Яковлев шөпшәләр һөҗүм иткәннән соң очраклы рәвештә генә исән кала.
Бакчасында вак-төяк эшләр белән шөгыльләнгәндә шөпшә оясына тап була ул. Секунд эчендә аны бу бөҗәкләр уратып та ала.
- Хатыныма һәм 3 яшьлек улыма өйгә кереп китәргә кычкырып кына өлгердем, - ди ул.
Кечкенә улы белән хатыны өйгә кереп җиткәнче бераз вакыт таләп ителә, шуңа да иргә ихата буйлап акрынлап атларга туры килә. Өйдә хатыны аңардан 30-40 шөпшә ала.
- Ул аңын югалта, сулыш алалмый башлады. Икәүләп тырышып сулыш алабыз, - дип хәтерли ул көнне хатыны.
"Ашыгыч ярдәм" машинасы бакчага тиз арада килеп җитә алмагач, хатыны күршесенә кереп йөгерә. Табиб булып эшләгән ханым иргә 3-4 укол ясый. Шулай гына ир аңына килә башлый.
- Ярый бөҗәкләргә улыбызга ташланмаган, - ди гаилә башлыгы.
Читайте нас