Кырмыскалы районында "Журфест" журналистлар фестивале узды. Быел ул "Үз республикаңны өйрән!" девизы астында оештырылды.
Фестиваль мәйданында башкорт, татар, урыс, чуваш, мордва халкы йортлары күрсәтелгән иде. Аларда милли киемнәрдәге кызлар кунакларны милли ашлар белән сыйлады.
Кунаклар, шулай ук атта, йөрүчеләрнең чыгышын карады һәм җәядән ук атарга өйрәнде.
Чара вакытында республикада туризмны үстерү турында сөйләшүләр дә булды.