Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Борис Беляев республика җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча Дәүләкәндә булды һәм шәһәр халкы белән очрашты.
“Башкортстан ихаталары” республика программасын тормышка ашыруда төп кимчелекләр итеп төзекләндерүдә комплекслылыкның юклыгы, заманча балалар мәйданчыкларының һәм махсус яктыртылуның булмавы билгеләнде.
Высоковольтная урамында яшәүчеләр җитәкчегә ихатаны төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерде.
Борис Беляев кешеләргә ихатаның дизайн-проектын төзүне идарә итүче компания белән берлектә эшләргә кирәклеген, район хакимияте хезмәткәрләренә җаваплылыкны идарә итүче компаниягә генә йөкләтеп калдырмыйча, халык фикерен искә алып эшләргә кирәклекне аңлатты.
Карл Маркс һәм Чкалов урамнары кешеләре дә үзләрен борчыган мәсьәләләрне җитәкчегә җиткерде. Аларның һәрберсе җентекле тикшерелеп, хәл итү буенча