+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2019, 10:51

Ихата төзекләндерү – хәерчелек белән көрәш

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика башкарма власть органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика башкарма власть органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.
Василий Петров Бөре районы хакимият башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнде. Элек ул Бәләбәй районы Советы рәисе булып эшләгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров хәбәр итте. Бөре районының элекке башлыгы Александр Груздев үз теләге белән отставкага киткән.
Шулай ук республика җитәкчесе тагын бер кадрлар билгеләнеше турында хәбәр итте. Благовещен районы хакимияте башлыгы вазыйфасын Олег Голов башкарачак.
Муниципалитетлар тарафыннан ихата территорияләрен төзекләндерү буенча башкарылучы эшләр өчен түләү хәзер төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тикшерүеннән соң гына башкарылачак. Бу хакта Радий Хәбиров белдерде.
Дәүләкәндә ихаталарны төзекләндерү буенча башкарылган эшне карау моның өчен сәбәп булды. Биредә К. Маркс урамы, 6нчы йортта яшәүчеләрне подъезддан чыкканда ук 20 сантиметрлы бордюр каршы ала.
-- Бу -- кешеләрне мәсхәрәләү. Кеше подъезддан чыга һәм 20 сантиметр биеклектәге бордюрга килеп терәлә. Мондый фактлар муниципалитет башлыкларының төзекләндерү буенча эшкә җитди игътибар бирмәвен күрсәтә, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Аның сүзләренә караганда, бүгеннән муниципалитетлар эшләр өчен Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тикшерү үткәргәч кенә барлык программалар буенча түләячәк.
-- Якын арада сез ничек түләү турында регламент алачаксыз, - диде Радий Фәрит улы. — Әгәр мондый хәл алга таба да дәвам итсә, уйлап та тормыйча сезнең белән саубуллашачакбыз. Болай булмый, эшләргә өйрәнергә кирәк.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, киләсе елга бюджет формалаштыру яхшы бара, ихаталарны һәм паркларны төзекләндерүгә бүленә торган акча күләме арттачак.
-- Ихаталарны төзекләндерү – ул, шулай ук, хәерчелек белән көрәш. Болар барысы да гражданнарыбызның яшәү шартларын билгели. 2024 елга кадәр без барлык ихаталарда да тәртип урнаштырырга, ә моның өчен бүген нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл аңларга тиеш, — диде республика җитәкчесе.
Читайте нас