Иглин районының хокук сакчылары коточкыч хәлне тикшерә.
29 июньдә бер ир аның сөйгәне белән берникадәр яшәгән икенче иргә шалтырата. Ул хатынның әйберләрен алып китүләрен таләп итә.
Телефон аша ирләр бик нык әрләшә. Нәтиҗәдә, ир, икенчесенә барып, аны һәм 33 яшьлек үги улын бик нык кыйный. Кызганычка каршы, 20 июльдә кыйналган ир тән җәрәхәтләреннән Уфа дәваханәсендә җан биргән.
Җинаять кылучы үз гаебен танымаган. Тикшерү эшләре дәвам итә.