+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2019, 12:19

Ташландык машиналарны эвакуацияләү законлаштырыла

Башкортстан муниципалитетларында ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, эвакуацияләү һәм үтилләштерү регламенты кабул ителәчәк. Бу хакта республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә вице-премьер вазыйфасын башкаручы, Торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.

Башкортстан муниципалитетларында ташландык, хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, эвакуацияләү һәм үтилләштерү регламенты кабул ителәчәк. Бу хакта республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә вице-премьер вазыйфасын башкаручы, Торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, эвакуация тәртибен раслау турында карар проекты эшләнгән, ул республиканың һәр шәһәрендә һәм районында кабул ителергә тиеш. Документ ташландык транспортны ачыклау һәм исәпкә алу, хуҗасызлык факты расланган очракта, милекчене билгеләү, мәҗбүри эвакуацияләү һәм аннан соң үтилләштерү буенча чаралар күрүне үз эченә ала.
Бүген мондый тәртип Туймазы һәм Дәүләкәндә кабул ителгән, Октябрьский, Бөре һәм Яңавылда раслауга әзерләнә. Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында документ әзерләү дәвам итә. Шул ук вакытта территорияләрне тикшерү бара, 500дән артык ташландык автомобиль ачыкланган. Эвакуациянең яңа алгоритмы тулысынча сентябрьгә эшли башлар дип көтелә.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ассызыклаганча, бу гамәлләр закон кысаларына төгәл сыешырга тиеш. «Бу - җитди мәсьәлә. Сүз меңләгән машина турында бара. Барысын да закон буенча оешкан төстә эшләгез. Кирәкле юридик инструментларны без сезгә бирдек», - диде ул.
Радий Хәбиров, шулай ук, «Юл эксперты» мобиль кушымтасы ярдәмендә чокырлар, ташланган автомобильләр һәм башка хокук бозулар турында мәгълүмат җыярга тәкъдим итте, кушымтаның функционалын киңәйтте. Бу хакта Башкортстан Мәгълүматлаштыру буенча дәүләт комитетына тиешле күрсәтмә бирелде.
Башкортстан җитәкчесе фикеренчә, газоннарда парковкалаган өчен санкцияләрне яңадан карарга кирәк. Күп кенә авыл торак пунктларының җиһазландырылган парковка урыннары һәм төзекләндерелгән газоннары юк. Шуңа күрә автомобильчеләргә килгән штрафлар, асылда, нигезле түгел. Бу мәсьәлә буенча республикада яшәүчеләрдән бик күп мөрәҗәгать килә.
«Закон башта ук үз автомобильләрен тротуарларда, газоннарда, торак йортлар тәрәзәләре каршында калдыручы шоферларның дорфа тәртибенә каршы юнәлтелгән иде. Әмма авыл районнарында бу эш яңадан каралырга тиеш. Күп кенә ишегалларында, кешеләрне штрафка тарттырганчы, башта бу газоннарны эшләргә кирәк», - дип белдерде Радий Хәбиров.
Читайте нас