+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 июль 2019, 16:39

Йорт салу өчен җир законлы бүленгәнме?

Бүген төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча үткән киңәшмәдә күпфатирлы йортлар төзелешенә җир участоклары бүлеп бирүнең законлылыгы турында фикер алыштылар. Аны Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәрде. Республика Идел буе федераль округында алданган өлешчеләр саны буенча "лидер" булып тора, һәм моның ничек килеп чыгуын ачыкларга кирәк, диде төбәк җитәкчесе.

Соңгы елларда кайбер төзүчеләр законны урап үтеп, җир участокларын арзан хакка алу очраклары булган. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр бу схема буенча эшләгән һәм зур җир участокларын үзләштергән.
Арытаба күпфатирлы йортларны төзү өчен рөхсәт ителгән куллану төре үзгәрде. Җир бәясе уннарча тапкыр күтәрелде, ә муниципалитетлар берни дә алмаган. Уфада мондый фактлар аеруча күп ачыкланган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары мондый күренешләрне тикшерү өстендә актив эшли.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, өлешләп төзүне контрольдә тоту бүлеге төзүчеләрнең һәм проект декларацияләренең федераль закон таләпләренә туры килү-килмәве буенча 86 гаризаны өйрәнгән. 21 гариза тискәре нәтиҗә алды.
«Бу яңа федераль закон кысаларында безнең алданган өлешчеләр барлыкка килүнең яңа очракларын булдырмый кала алуыбыз турында сөйли», — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Еш кына килешүне тайпылышсыз үтәүне таләп итү урынына Уфа шәһәре хакимияте мондый хәлгә күз йомган. Төзүче акчаны җыйган, табышны санаган һәм киткән. Ә республика үз хисабына мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары, поликлиникалар төзергә мәҗбүр булды.
Читайте нас