Республика Хөкүмәтендә узган "Төзелеш сәгате" форматындагы чираттагы киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына төзелеп килүче проблемалы объектлар - инде тәмамланган күпфатирлы йортлар һәм калган объектларның әзерлек дәрәҗәсе күрсәтелгән юл картасын атна дәвамында актуальләштерергә кушты.
«Без йортларны төзеп бетерәчәкбез. Бу позицияне шик астына куярга ярамый, - дип ышандырды Радий Хәбиров. — Алданган өлешчеләр булган теләсә кайсы йортны төзеп бетерәчәкбез. Республикада бер генә шундый йортны да калдырмыйбыз".
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Уфа районындагы «Яңа Булгаково» торак комплексында 32Б санлы күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган.
Ел ахырына кадәр комплексны тулысынча төзеп бетерү һәм тагын дүрт йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, бу атнада «Миловский парк» торак комплексының өч йортында фатир ачкычлары тапшырылачак.