Кичә дознаватель кызны көчләүчеләргә суд башланды.
Ләкин кыз үзе дә, адвокаты да судка килмәгәннәр иде. Каза күрүче үзе килмәгәнлектән, суд утырышы кичектерелде. Киләсе утырыш 6 августта булачак.
Гаепләнүчеләрне яклаучыларның берсе кызны көчләүне исбат итүче материаллар булмау турында белдерә. Тәнендә кыйнау эзләре бар барлыгын. Ләкин ул бу төнне спиртлы эчемлекләрне артык күп куллану сәбәпле, әлеге эзләрнең килеп чыгышын дәлилләү авыр, имеш.
Узган елның 30 октябрендә булган бу хәл киң яңгыраш алды. Әлеге җинаятьтә гаепләнүче өч җитәкче дә кулга алынды.
Гаепләре дәлилләнә калса, аларга бик зур җәза срогы яный. Ләкин каза күрүченең судка килмәве бик сәер.