“Башавтотранс”ка Уфа халкын хезмәтләндерү өчен 50 бәләкәй Ford Transit автобусы кайтарылды.
Бу маршрут автобуслары кондиционерлар, GPS/ГЛОНАСС навигация системасы, тахографлар, игъланнарның сөйләм информаторлары белән җиһазландырылган.
Әле машиналар техосмотр һәм рәсми кабул ителү үтә.
Компания паркын яңарту республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча дәвам итә.
20 “НефАЗ” башкалага 15 июльдә кайтты. Бу атнада рейска яңа алты автобус чыкты. Ел ахырына кадәр 350 автобус алыначак.