Зилаер районында урмандагы янгынны сүндерү дәвам итә. Бер тәүлек эчендә аның мәйданы 76 гектарга кадәр зурайган.
Секундына 18 метрга җиткән көчле җил аркасында янгынны сүндерү авырлаша.
Урман таулы урыннарда яна, ә бу техника куллануны авырлаштыра.
Беренчел күрсәткечләр буенча, янгынның сәбәбе – утның башка категория җирләрдән күчүе.
Юлдыбай урманчылыгы территориясендәге янгынны сүндерү өчен 82 кеше һәм 30 техника берәмлеге җәлеп ителгән. Торак пунктлар өчен хәвеф юк.
Янгынны сүндерү буенча эшне координацияләү өчен урында Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов эшли.
Бүген Инҗәр - Әүҗән - Бөрҗән - Кананикольск - Зилаер маршруты буенча 888 километрга сузылган мәйданда тагын бер янгын ачыкланган.