Республика Хөкүмәтендә узган “Төзелеш сәгате” форматындагы чираттагы киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына төзелеп беткән проблемалы объектлар һәм төзелүче объектларның әзерлек дәрәҗәсен чагылдыручы юл картасын атна эчендә актуальләштерергә кушты.
“Без йортларны төзеп бетерәчәкбез. Бу позицияне шик астына куярга ярамый, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Алданган өлешчеләр акча салып, зыян күргән йортны төзеп бетерәчәкбез. Республикада бер генә шундый йортны да калдырмаячакбыз”.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Уфа районындагы “Яңа Булгаково” торак комплексында күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган.
Ел ахырына кадәр комплексны тулысынча төзеп бетерү һәм тагын дүрт йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, бу атнада “Миловский парк” торак комплексының өч йортында фатир ачкычлары тапшырылачак.