+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 август 2019, 12:33

Изәк елгасы нидән пычранган булган?

Республиканың Благовещен районында Изәк елгасы пычрану турындагы мәгълүмат 26 июльдә билгеле булган иде. Вакыйга урынына оператив рәвештә күзәтчелек органнары һәм ашыгыч хезмәтләр җибәрелде.

Республиканың Благовещен районында Изәк елгасы пычрану турындагы мәгълүмат 26 июльдә билгеле булган иде. Вакыйга урынына оператив рәвештә күзәтчелек органнары һәм ашыгыч хезмәтләр җибәрелде.
Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре елга территориясен тикшерде һәм Изәк елгасына коя торган Казмышлы елгасына рөхсәтсез пычрак сулар агызуны ачыклады.
Министрлыкның дәүләт аналитик контроле идарәсе су сыйфатын тикшереп тору нокталарын билгеләде.
Башкортстанда табигатьне саклау районара прокуратурасы, үз чиратында, күзәтчелек органнары белгечләрен җәлеп итеп, тикшерү башлады.
Сулар агып төшү урынында вакытлы дамба төзелгән, ул яңгыр суларын тоткарлый, җыелган сыеклык резервуарларга суыртып алына.
Бүген суда зыянлы матдәләр күзәтелми.
Читайте нас