Республика җитәкчесе Радий Хәбиров кушуы буенча төзелгән эшче төркем Благовещен районында эшли, дип хәбәр иткән идек инде.
Биредә Изәк елгасында килеп туган экологик хәл буенча "Полиэф" заводында киңәшмә үтте.
26 июльдә Изәк елгасында күпләп балык үлүе турында хәбәр таралган иде. Аның сәбәпчесе "Полиэф" заводы булуы ачыкланды.
Елгага химик матдәләр агызылуы аркасында кислород кимегән һәм бу балыкларның күпләп үлүенә китергән.
Агулы матдәләр агымнан өстәрәк яткан һәм эчәр суга барып җитмәгән. Су чиста, дип белдерә белгечләр.