Урман янгыннары белән көрәш системасына реформа үткәрергә, мониторинг һәм янгыннарны сүндерү системасында федераль үзәкнең ролен көчәйтергә, шулай ук бу системаны финанслауга карашны үзгәртергә кирәк. Әлеге башлангычлар якын арада Дәүләт думасында “Бердәм Русия” фракциясе тарафыннан тикшереләчәк. Бу хакта “Бердәм Русия” Генераль советы секретаре, Федерация Советы вице-спикеры Андрей Турчак белдерде.
– Урманны саклауга чыгымнарны оптимальләштерүдән чыгып, урман янгыннары белән көрәш системасы үзгәрешләр кичерде. Бүген моңа карашны үзгәртергә кирәклеген күрәбез. Субъектлар урман янгыннарын үзләре генә җиңә алмый, димәк, федераль үзәкнең ролен көчәйтергә кирәк, – дип аңлатты Андрей Турчак.
Аның сүзләренчә, үзгәрешләр өстәмә акча бүлүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Янгыннарны вакытында ачыклау өчен урманнарга бердәм мониторинг системасын булдырырга кирәк. Табигатьне сакалу министрлыгы белән төбәкләр арасында вәкаләтләрне бүлү дә тикшерелергә тиеш. Урман хуҗалыгын исәптә тотуның санлы моделенә күчүне дә тормышка ашырырга кирәк, дип саный “Бердәм Русия”нең Генераль совет секретаре.