+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 август 2019, 11:56

Дүртөйледә подъездларны ремонтлау ничек бара?

Дүртөйле районында республика программасы кысаларында күпфатирлы 31 йортның 81 подъездында (биш катлы йортларда - 26, ике катлы йортларда 55 подъезд) ремонт эшләре бара. Бу максатларга бюджеттан 16,9 миллион сум бүленгән. Барлык эшләр дә агымдагы елның октябрендә төгәлләнергә тиеш.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров 1нче Май урамындагы 14нче йорт подъездларының берсенә керде, анда комплекслы ремонт бара.
Подрядчы оешма вәкиле ремонт вакытында стеналар гына буялып калмыйча, беренче катларда плитка алмаштырылачагын билгеләп үтте. Пыяла, почта тартмалары, электр үткәргечләре алыштырыла, барлык кабельләр махсус тартмалар эченә кертелә.
Радий Хәбиров үткәрелүче ремонтның сыйфатына игътибар итте. "Республика моңа зур акчалар бүлде һәм мин үземнең эш сәфәрләрендә эш барышын карыйм һәм муниципалитетларның бүленгән акчаны ничек тотынуын күзәтеп торам, дип билгеләп үтте.
Читайте нас