+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 август 2019, 03:25

Радий Хәбиров – бик көчле йогынтылы җитәкче!

Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) экспертлары агымдагы елның июлендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны Русия субъектларының “бик көчле йогынтылы” җитәкчеләре исемлегенә кертте.

Рейтингны төзүчеләр белдерүенчә, Радий Хәбиров, июнь белән чагыштырганда, 26нчы урыннан 19нчыга күтәрелгән, шул рәвешле, “бик көчле йогынтылы” губернаторлар исемлегенә кергән.

“Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның әлеге төркемгә күчүе Дмитрий Медведев белән очрашу һәм ил Хөкүмәте башлыгының Ишембайда махсус икътисади зона булдыру турында башлангычны хуплавына бәйле”, – дип ачыклык кертте экспертлар.

“Бик көчле йогынтылы” башлыклар рейтингын Мәскәү мэры Сергей Собянин ача, икенче урында – Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, өченчедә — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Исемлекне Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Артюхин йомгаклый.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас