Кагыйдәләр белән исәпләшмәү быел гына да дистәләрчә кешенең үлеменә китергән
Көтеп алынган җәйнең соңгы ае башланды. Су коену мәлендә суда батып үлүчеләр шактый булды. Судагы күпчелек фаҗигаләр су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда теркәлде. Өлкәннәр исерек хәлдә суга керү, шулай ук үз-үзләренә артык ышану, йөзә белмәү үлемнәр сәбәпчесе булды.
Аерым әйтергә кирәк: балаларның үлеменә ата-аналары сәбәпче, чөнки алар балаларына игътибар итмәгән, шулай ук үзләренә генә су коенырга рөхсәт иткәннәр.
Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен мотлак үтәргә кирәк. Су буйларында, сулыкларда катгый рәвештә тыела:
– кисәтүләр һәм тыю язулары куелган урыннарда су коену;
– таныш булмаган, җиһазландырылмаган урыннарда су коену;
– йөзү чикләрен билгеләүче махсус калкавычлардан ары йөзү;
– йөзгәндә моторлы, җилкәнле, ишкәкле зур көймәләр янына килү;
– катерлардан, көймәләрдән, шулай ук бу максатлар өчен билгеләнмәгән башка корылмалардан суга сикерү;
– туп белән һәм спорт уеннарын бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда уйнау, шулай ук коенучыны тотып алу һәм чуму белән бәйле уеннар уйнау;
– агачларда, бүрәнәләрдә, автомобиль камераларында йөзү, шулай ук һава белән тутырылган матрасларда ерак йөзеп китү.
Балаларның суда коенуына аерым игътибар бирергә кирәк. Өлкәннәр балаларны күзәтүсез калдырырга, аларга махсус җиһазландырылмаган урыннарда, махсус яраклаштырылмаган җиhазларда су коенырга рөхсәт итәргә тиеш түгел.
Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты искә төшерә: әгәр сез һәлакәт шаһиты булсагыз, “112” номеры буенча коткару хезмәтенә хәбәр итегез һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтегез.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Укыту-методик үзәге начальнигы