Язылган шикаять подъездда ремонтны яңадан эшләргә мәҗбүр иткән
Стәрлетамакның Артем урамындагы бер йортта яшәүчеләр тораклары быел подъездларны ремонтлау программасына эләккәч, бик шатланган иде. Июньдә эшләр башланды да. Ләкин куаныч озакка бармады. Йортта яшәүчеләрне эшчеләрнең хезмәте бер дә канәгатьләндермәде. Һәм алар ремонт тәмамланганын көтеп тормыйча, социаль челтәрләрдә шикаять калдырды, ә аны “Инцидент” системасы тотып алды.
Чыннан да, биредә диварлар юньләп тигезләнмәгән икән, буяп түгел, сөртеп кенә чыкканнар кебек. Подъездда эшләрдән соң бик күп чүп-чар калган. Тәртипсезлек үзәкләренә үткәч, зарларын язып җибәргән инде алар.
Ә бит йортта яшәүчеләр ремонтны озак көткән. Җитмәсә, моңа кадәр агымдагы ремонтлар да өстән-өстән генә башкарылган булган. Бу юлы да шулай булгач, ремонт беткәнен көтеп тормаганнар, Стәрлетамак шәһәре хакимиятенең социаль челтәрләрдәге битенә язып җибәргәннәр.
Республика Башлыгы Хакимияте каршындагы гражданнарның социаль челтәрләргә мөрәҗәгатьләре буенча эшләү төркеме хезмәткәре Никита Теренин белдерүенчә, “Инцидент” әлеге шикаятьне шәһәр хакимиятенә җибәргән.
Шәһәр хакимияте подрядчы оешма алдында җитешсезлекләрне бетерү бурычы куйган. Эшчеләр бригадасы алыштырылган. Подъездда яңа тәрәзәләр, почта тартмалары, тамбур ишеге урнаштырылган, беренче катта плитка сал-ганнар. Баскыч култыксаларын яңартканнар. Диварларны ачык зәңгәр төскә буяганнар. Кыскасы, ике атна эчендә җитешсезлекләр төзәтелгән.
Стәрлетамак шәһәре хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Илдар Гарифуллин белдерүенчә, шикаятьнең нигезле булуы ачыкланганнан соң, подрядчы оешмага шелтә белдерелгән.
Гомумән алганда, Стәрлетамак шәһәрендә быел 355 подъезд ремонтланырга тиеш, бу максатларга 137 миллион сум акча бүленгән. Әлеге вакытка 113 подъезд ремонтланган.
Барлыгы республикада 4 мең подъезд ремонтланырга тиеш. Ә программа 26 мең подъездны яңартуны күздә тота. Аны гамәлгә ашыруны республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шәхси контроленә алды. Июль башында планны үтәмәгән өчен капиталь ремонт буенча Төбәк операторы җитәкчелеге эштән бушатылды. Балык башыннан чери, дигәндәй, бурыч тиешле дәрәҗәдә куелмагач, эшчеләре дә илке-салкы гына хезмәт салган, күрәсең. Дистәләрчә еллар ремонт күрмәгән подъездларны тәртипкә китерү программасын халык бик куанып каршы алган иде, югыйсә.
Шунысы яхшы, ремонтның сыйфатын йортта яшәүчеләр үзләре тикшерә һәм җитешмәгән яклары турында хәбәр итә. Аларны подрядчы оешма үз исәбенә төзәтергә тиеш. Шул ук вакытта эшләрнең бөтен төренә өч ел гарантия бирелә.