Бүгенге оператив киңәшмә, гадәттәгечә, республикада атна эчендә теркәлгән янгыннар, аварияләр, корбаннар саны турында отчетлардан башланды.
Оператив киңәшмә башында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кадрлардагы үзгәрешләрне атап үтте. Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы җитәкчесе Мирхәйдәр Фәтхуллин отставкага китү сәбәпле, аның урынына Арбитраж судның элекке судьясы Урал Искәндәров тәгаенләнгән.
— Әлеге министрлыкның республика һәм аның халкы мәнфәгатьләрен яклауда активрак булуын теләр идем, — диде Радий Хәбиров.
Ул, атап әйткәндә, министрлыктан табигый ташларны законсыз эшкәртүгә киртә кую җәһәтеннән җитди эш көтә. Соңгы мисаллар арасында ул 8 августта Белорет районы территориясендә лицензияләре булмаган килеш катламлы таш чыгаручы Чиләбе фирмасы эшчеләре тотылуын атады. Предприятие директоры элек урманны законсыз кискән өчен хөкем ителгән булган.
Нелегаллар үзләрен оятсыз һәм ышанычлы тота. Разведка үткәрергә лицензия алалар да шундук эшләрен тулысынча җәелдерәләр. Еш кына бу урындагы чиновниклар һәм хокук сакчылары белән берлектә эшләнә.
— Бу - сезнең министрлык эшләп бетермәгән эш, — диде республика җитәкчесе. — Моны хөкүмәт дәрәҗәсенә китереп җиткермәскә кирәк иде. Әгәр дә шул урында шунда ук район башлыгы, Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсе җитди шөгыльләнгән булса, моңа юл куелмас иде. Минем бу ташка каныгуым үзмаксат түгел, максатым — министрлыктан башланган эшне төгәлләүне таләп итү. Бу ташка, урман кисүгә һәм башкаларга кагыла. Эшлисе эшләр бихисап.