Республикада 2024 елга волонтерлыкка гражданнарның 20 процентын, ягъни 452 мең кеше җәлеп итү күзаллана.
Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә яшьләр сәясәте һәм спорт министры вазыйфасын башкаручы Павел Мөслимов җиткерде.
Республикада волотерлыкны үстерү буенча зона үзәкләре билгеләнгән. Болар — Октябрьский, Нефтекама, Күмертау, Сибай, Уфа шәһәрләре һәм Дуван районы.
Ел ахырына бу үзәкләргә 2,4 миллион сумлык җиһазлар алыначак. Әлеге акчалар федераль үзәктән бүленәчәк.