Бүген иртән “Уральские авиалинии” самолеты Мәскәү янында кукуруз басуына ашыгыч рәвештә төшеп утыруы турында язган идек инде. Барлык пассажирлар да исән калды!
Бортта ике пилот булган: һава судносы командиры Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзин.
- Дамир ике двигательгә дә кошлар эләгүе турында әйтте, - дип сөйли “КП-Екатеринбург” басмасына Дамир Йосыповның туганы. - Двигательләр эшләми башлады. Аэропортка кадәр җитәрлек түгел иде. Басуга ашыгыч рәвештә утырырга туры килде.
Дамир Йосыповның әти-әнисе, туганнары барысы да шок хәлендә! Ул бары тик бер ел командир булып оча! Авиациядә – сигез ел.
Дамир Йосыпов Красноярск краеның Игарка шәһәрендә вертолетчы гаиләсендә туган. Туганнары сүзләренә караганда, Дамир кечкенәдән язмышын күк белән бәйләргә хыяллана. Тик тормыш шулай килеп чыга ки, аңа башта юридик институт тәмамларга туры килә.
- 90нчы елларда без Самара өлкәсенең Сызрань шәһәренә күчтек. Дамир шәһәр хакимиятендә юрист булып эшләде. Шуңа да 33 яшендә генә очучылар училищесын тәмамлады, - дип сөйли аның туганы.
Дамир Йосыпов өйләнгән, ул - күпбалалы әти.