Республика җитәкчесе Радий Хәбиров табигый таш урлаучылар мәсьәләсенә янә әйләнеп кайтып, аларга каршы көрәшне тагы да көчәйтү бурычы куйды
Сишәмбе көнне үткән оператив киңәшмә, гадәттәгечә, республикада атна эчендә булган янгыннар, аварияләр, корбаннар саны турында отчетлардан башланды.
Чара башында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кадрлардагы үзгәрешләрне атап үтте. Табигатьтән файдалану һәм экология министры Мирхәйдәр Фәтхуллин отставкага китү сәбәпле, аның урынына Арбитраж судының элекке судьясы Урал Искәндәров тәгаенләнгән.
— Әлеге министрлыкның республика һәм аның халкы мәнфәгатьләрен яклауда активрак булуын теләр идем, — диде Радий Хәбиров.
Ул, атап әйткәндә, министрлыктан табигый ташларны законсыз эшкәртүгә киртә кую җәһәтеннән җитди эш көтә. Соңгы мисаллар арасында 8 августта Белорет районы территориясендә лицензияләре булмаган килеш катламлы таш чыгаручы Чиләбе фирмасы эшчеләре тотылуын атады. Предприятие директоры элек урман кискән өчен хөкем ителгән булган.
Нелегаллар үзләрен оятсыз һәм ышанычлы тота. Разведка үткәрергә лицензия алалар да шундук эшләрен тулы куәтенә җәелдерәләр. Еш кына бу урындагы чиновниклар һәм хокук сакчылары белән берлектә эшләнә.
— Бу сезнең министрлыкның эшләп җиткермәү нәтиҗәсе, — диде республика җитәкчесе. — Әгәр дә әлеге мәсьәлә белән урында район башлыгы, Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсе җитди шөгыльләнгән булса, болай булмас иде. Минем бу ташка каныгуым үзмаксат түгел, максатым — министрлыктан башланган эшне төгәлләүне таләп итү. Бу ташка да, урман кисүгә дә, башкаларга да кагыла. Эшлисе эшләр бихисап.
Республиканың Транспорт һәм юл төзелеше дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов чыгышыннан соң Радий Хәбиров юл билгеләре салу вакыты белән кызыксынды.
— Мин шәһәрләр, шул исәптән Уфа буйлап еш йөрим. Сез разметкаларны кайчан эшли башлыйсыз? Төбәк юлларына килгәндә, юл билгеләре бөтен җирдә дә бар, ә шәһәрләрдә нәрсә? Һава торышы мөмкинлек бирмиме? — дип мөрәҗәгать итте ул һәм бу эшне башкару өчен ике атна вакыт калуын искә төшерде.
Республика авыл хезмәтчәннәре алдында 1,7 миллион гектарда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора. Корылыктан интеккән Урал аръягы районнарыннан башка урыннарда сабанашлыгы торышы яхшы. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.
— Быел без 3 миллион тонна бөртеклеләр уңышы көтәбез, 1,3 миллион тонна көнбагыш, 850 мең тонна бәрәңге, 320 мең тонна яшелчә, 50-60 мең тонна рапс һәм горчица җыеп алырга планлаштырабыз. Әле 183,5 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш гектарыннан уртача 22,1 центнер тәшкил итә, — диде Илшат Фазрахманов.
Чакмагыш районы һәрвакыттагыча алда бара, анда игенчеләр гектарыннан 37 центнер ашлык суктырып ала. Әмма начар һава шартлары басу батырларына эшләрне тиешенчә җәелдерергә форсат бирми. Мондый шартларда өстәмә комбайннарга мохтаҗлык туа. Әле республикада 3634 комбайн исәпләнә. Соңгы елда гына аграрийлар 1294 данә авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.
Республикада 2024 елга волонтерлыкка гражданнарның 20 процентын, ягъни 452 мең кешене җәлеп итү күзаллана. Бу хакта яшьләр сәясәте һәм спорт министры вазыйфасын башкаручы Павел Мөслимов җиткерде.
Республикада волонтерлыкны үстерү буенча зона үзәкләре билгеләнгән. Болар — Октябрьский, Нефтекама, Күмертау, Сибай, Уфа шәһәрләре һәм Дуван районы. Ел ахырына бу үзәкләр 2,4 миллион сумга җиһазландырылачак. Әлеге акчалар федераль үзәктән бүленәчәк.
Чарада Радий Хәбиров 1 сентябрь якынлашуын искә төшерде.
— Җәй вакыйгаларга бай булды. Сентябрьгә кадәр дә зур һәм мөһим чаралар көтелә. Әйдәгез, аларны да тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгыйк, — дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.