+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 август 2019, 06:16

“Шәһәр электричкасы”ның киләчәге бармы?

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфаның тимер-юл вокзалын реконструкцияләү барышы белән танышты. Төбәк җитәкчесе төп бинаның беренче һәм икенче катларында булды, пассажирларга вакытлыча хезмәт күрсәтү технологиясенең ничек оештырылуын карады.

Әлеге вакытта вокзал бинасында нигезне ныгыту, инженерлык челтәрләрен яңарту, бизәкләү, вокзал яны территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла. Лифтлар һәм күтәргечләр урнаштыру планлаштырыла. Моннан тыш, 2нче һәм 3нче платформаларны реконструкцияләү һәм аз мобильле гражданнар өчен лифтлар урнаштыру күз уңында тотыла. Планда – җәяүлеләр тоннелен озынайту һәм 4нче яңа платформа төзү.

Арытаба Радий Хәбиров Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге белән бергә “Дим – Шакша” маршруты буенча республикада бердәнбер автомотриса кабинасында Иглин станциясе аша үтеп, “Шәһәр электричкасы” проекты мөмкинлекләрен бәяләде. 54 урынга исәпләнгән махсус состав юлчыларны ташу һәм тимер юл инфраструктурасын карау комиссияләре эшен оештыру өчен тәгаенләнгән.

Радий Хәбиров шәһәр җитәкчелеге һәм “Русия тимер юллары” җәмгыяте вәкилләре белән станцияләрне реконструкцияләү, юлларны төзекләндерү, Черниковка һәм Шәһәр мәдәният сарае территориясендә тулы кыйммәтле транспорт узеллары булдыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Иглинда муниципалитет җитәкчелеге белән аралашып, шәһәр яны тимер юлларында пассажирлар ташу эшчәнлеген үстерү мөһимлеген ассызыклады.
Читайте нас